Публикации в СМИ
 
20.04.2018.    http://shahrikazan.ru

Кымыз җитештерү заводына сәяхәт: «ШК» журналисты ат савып кайтты

Ат шикәр ярата

Званка авылы Казаннан ун чакрым ераклыкта гына урнашкан. 1968 елда биредә нәселле ат заводы эшли башлый. 2000 елда ул «Татспиртпром» җәмгыяте карамагына күчә. Тик 2015 елларга кадәр заводның хәлләре шактый ук мөшкел була. Аны ябу турында да уйлый башлыйлар, тик «Татспиртпром»га яңа җитәкче итеп Ирек Миңнәхмәтов билгеләнгәч, заводта шактый гына уңай үзгәрешләр башлана. Утырып эшләр өчен кечкенә генә контора төзелә, эшчеләр өчен тулай торак төзекләндерелә, авария хәлендә булган ат абзарлары сүтелеп, яңалары сафка баса, карт атлар бетерелеп, яшьләре генә калдырыла, кабаттан кымыз цехы эшли башлый.

«Казан» нәселле атлар заводы директоры Марат Гыйльфанов әйтүенчә, әлеге вакытта заводта барлыгы 100 баш ат үрчетелә. Шуларның алтысы юртак ат булса, калганнары – «авыр йөк» токымлылар. Аларның да өчесе – айгыр, калганнары – бия. Болар – куе, озын яллы һәм койрыклы чыдам, нык, матур атлар. Әлеге вакытта тугыз гына бия савыла. Аларны көненә өч сәгать саен биш тапкыр савалар. Беренчесе – сәгать җидедә. Без заводка килгәндә, аларның икенче савым вакыты җитеп килә иде. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырасы килмәде, әлбәттә. Шуңа күрә тәвәккәлләп, үзем дә ат савып карадым.

Савыла торган бина эченә атлар үз тәртипләре белән керә. «Әнә күрәсезме, араларында иң яше булса да, барысын да тавыш-тынсыз гына ничек тәртип белән алып керә», – дип ишарәләде директор алдан баручы бер атка. Шуннан соң алар савыла торган урыннарына берәм-берәм ипләп кенә, җай белән генә кереп басты. Сөткә микроблар эләкмәсен өчен, җиленнәрен башта юеш, аннан соң коры чүпрәк белән сөрткәч, аппаратны каптырдым. Һәр нәрсәнең үз җае булган кебек, монда да эшнең үз тәртибе бар. Җилендәге сөт кими башлагач, аппаратны җай гына тарткалап-тарткалап алырга кирәк икән. Дуамал сыерларны күргән булганга, атлар да шулай тибенә торгандыр дип курыккан идем башта. Ләкин минем савып бетергәнне малкай сабыр гына көтеп торды.


– Ат – сабыр хайван. Сыер тибенүчәнрәк була, ә атлар аппаратка да тиз ияләшә. Шулай да ат саварга кеше табу авыр, чөнки аннан хәтта моңа кадәр сыер савучылар да курка, – диделәр.
Заводның мал табибы Рөстәм Миначев әйтүенчә, сөт күләме төрле вакытта төрлечә булырга мөмкин. Берсе 200 грамм биргәндә, икенчесеннән 1,5 литр алырга була.
– «Авыр йөк» токымы тәүлегенә уртача алганда биш-алты литр сөт бирә. Майлылыгы түбән: 1,8 процент кына. Ат – бик акыллы хайван. Мәсәлән, күптән түгел генә колынлаган ат аппаратка бөтен сөтен дә биреп бетерми, күпмесендер калдыра, чөнки ул баласын ашатырга кирәклеген белә, – ди мал табибы.

Моннан тыш, бия сөтенең сыйфаты күкрәк сөтенә тәңгәл. Шуңа күрә аны хәтта яңа туган сабыйларга да эчерергә мөмкин икән.
– Атларның хәтере бик яхшы, – дип дәвам итә аларны биш бармагыдай яхшы белүче белгеч. – Алар яхшыга – яхшылык белән, начарга начарлык белән җавап кайтара. Атлар янында ешрак булырга, үзеңне тыныч тотарга, күбрәк иркәләргә, кулга ияләштерергә кирәк. Иң яратмаганнары – исерек кешеләр, чөнки исерткеч эчемлекләрнең исен бөтенләй күрәлмыйлар. Моннан тыш, алар чисталык ярата. Яткан урыннары – җыештырылган, ашаган ризыклары чиста булырга тиеш. Аларның ашказаннары, кешеләрнеке кебек, бер камералы. Печән, арпа, солыдан тыш, кишер, алма ашыйлар. Ә иң яраткан ризыклары – шикәр. Сөтләре белән һәр көн 60-70 грамм шикәр бүленеп чыга. Шуңа күрә көн саен аларга шикәр бирәбез. Колынның беренче көненнән үк рационына шикәр кертергә кирәк. Бу, бердән, сөтнең күп булуы өчен кирәк булса, икенчедән, кымыз тәмле, баллы булсын өчен мөһим.

Бер абзарда савыла торган бияләр торса, икенчесендә – яшь тайлар, өченчедә – айгырлар, дүртенчедә бер яшьлек колыннар яши.
– Өч яшенә кадәр атны каплатырга ярамый, чөнки ул шушы яшендә генә өлгереп җитә. Әгәр аңа кадәр каплатасың икән, ат авырлыгын җыймый, нәтиҗәдә колыны да хәлсез булырга мөмкин. Шуңа күрә бия сөт бирә башлаганчы, дүрт ел вакыт уза. 11, 12 яшькә кадәр алар яхшы күләмдә сөт бирә. Атлар саф һавада күп йөрергә тиеш. Менә күрәсеңме, – дип күрсәтә миңа Рөстәм абый бер колынны. – Бу – туп шикелле түгәрәк, матур колын. Аның әнисе саф һавада йөрергә яратты. Күп вакыт качып чыгып китә иде. Колыны да нык, җитез, җитлеккән булып туды. Атлар игезәк колын да китерергә мөмкин, тик мондый очракларда тайлар авыр үсә. Конюшняга чит кешеләрне кертмим. Колыннарны да бер ай булмыйча кеше күзенә күрсәтмибез. Күз тияргә мөмкин. Атларның авыруларын тикшерер өчен, елына ике тапкыр кан анализларын алабыз.

Кымызга сорау зурмы?

Заводта эш һәр иртә атларны ашатудан, савудан һәм алар яши торган абзарларны җыештырудан башлана. Савылган бия сөтләрен кымыз цехына алып киләләр. Аңа кадәр бактериология лабораториясендә оеткының кислоталылыгы тикшерелә. Шуннан соң безне кымыз цехы мөдире Галина Сафина башка бүлмәләргә караганда җылырак бүлмәгә алып керде.


– Оеткы ясау процессы вакытында бүлмә температурасы 30 градустан да түбәнрәк булырга тиеш түгел, – дип аңлатты ул. – Сөтне махсус савытта 20 минут туглыйбыз. Шуннан соң икенче савым вакыты җитә. Аннан савылган сөтне тагын 20 минут туглыйбыз. Өченче савым белән дә шулай ук. Дүртенче савымны 40 минут туглыйбыз. Шешәләргә салырга 20 минут кала, кымызны 17 градуска кадәр суытабыз.

Шешәләргә тутыру, штамповкалау автоматлаштырылган. Әзер кымыз суыткычта саклана. Икенче көнне аларны «Казан» агропаркына, фермер кибетләренә сатуга алып китәләр. Ә менә чын кымызның саклану вакыты бик аз. Нибары биш тәүлек кенә. Дөрес, кемдер аны өлгергән көнне үк эчәргә ярата, ә кемгәдер бишенче көнгә эчү ошый.


– Табигый кымыз нәкъ менә шушы вакыт кына саклана, чөнки аның составында бия сөте һәм тере бактериялардан башка берни дә юк. Аның бөтен хикмәте дә шунда. Кымыз бик файдалы. Аеруча ул яшь балалар һәм йөкле хатыннар өчен шифалы. Шулай ук аның ашкайнату-эчәк авырулары, үпкә, тын юллары, онкология авырулары белән авыручыларга сихәте зур. Сатып алучыларыбыз да аны шуның өчен ярата. Ә кибет киштәләрендәге озак сакланыла торган кымызларга төрле химия кушылган була. Безнең бер шешә кымыз 120 сум тора. Бәясен шуннан төшертмәскә тырышабыз. Җитештерелгән кымыз сатылып бетеп бара. Турыдан-туры үзебездән дә килеп алучылар бар, – ди Марат Гыйльфанов.

Алда язганыбызча, хәзергә нибары тугыз ат кына савыла. Шуңа күрә кымыз ясау да әлегә бик күп түгел. Мәсәлән, бер тәүлеккә 15 литр сөттән ярты литрлы 30 шешә кымыз чыга. Шулай да Марат Гыйльфанов: «Әлегә Татарстанда безгә көндәшләр юк!» – ди. Директор киләчәктә бал һәм прополис кушып кымыз ясау планнары барлыгын да әйтте.

 

Күптән түгел генә, үстереп сатар өчен, 65 баш сарык сатып алганнар. Киләчәктә сарык сыры ясау планнары да бар. Моннан тыш, завод җитәкчелеге яңа токымлы атлар үрчетү буенча да сөйләшүләр алып бара.
– Шулай булгач, планнар зурдан, һаман алга таба барырга җыенабыз, – дип озатып калды безне Марат Гыйльфанов.